Рус шагыйре Н.М.Рубцов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция (12+)

Н.М.Рубцовның тууына 85 ел тулу кысаларында, 4 февраль көнне 13 нче санлы китапханәдә рус шагыйре Н.М.Рубцовның иҗаты буенча әдәби-музыкаль композиция үтте.  
Чара Николай Михайловичның шигырьләренә язылган җырларның видеоязмалары, автор башкаруындагы шигырьләр белән үрелеп барды. 
Чарага килүчеләр шагыйрьнең иҗади мирасы турында мәгълүмат алды. Сүз остасының сәнгати яктан үзенчәлеген ассызыклап, китапханәче Рубцов шигъриятенең җырлап торуына игътибар юнәлтте. Авторның шигырьләренә композиторлар бик еш мөрәҗәгать итә, шулай итеп гаҗәеп моңлы җырлар туа. Аның әсәрләренә 200дән артык җыр һәм романс иҗат ителгән. 
Барлык катнашучылар Николай Рубцов шигъриятенең әхлакый яктан әһәмиятен билгеләп үтте.

Поделиться: